20 июль 2016 яңалыклары
-
Балалар да рәхәтләнеп ял итә, ата-аналарның күңеле тыныч
Җәй - бала өчен мөһим чор, чөнки алар каникулларын рәхәтләнеп уйнап үткәрә. Балаларга иртә торырга, каядыр барырга да кирәкми. Шулай ук алар вакытларын файдага да уздыра ала. Җәй башыннан Питрәч балалар мәйданчыкларында эшләүче тәрбиячеләр шулай дип саный.
-
Яңа Шигали авылында автомобиль юл кырыена төшеп китә
Яңа Шигали авылында "Аръяк" бакчачылык ширкәтендә "Kia Spectra" йөртүчесе узып китү вакытында идарә итүен югалта һәм юл кырыена төшеп китә. Ике пассажир - 1990 нчы елгы егет һәм кыз зыян күрәләр. Икесе дә Казан травмпунктына озатыла.
-
Районыбызның кечкенә авылында зур вакыйга
Халык фикеренчә, безнең илдә төп проблемаларның берсе - бу юллар. Россия юлларының сыйфаты турында ни генә язылмаган, ни генә сөйләнмәгән. Әгәр дә бу сүзләрне материаллаштырырга мөмкин булса, алар ярдәмендә барлык иске юлларны төзекләндереп булыр иде. Бүген без сүзләрнең чынга аша баруын күрдек. Әмма барысы турында да тәртип буенча.