20 ноябрь 2019 яңалыклары
-
“Театраль Идел буе" фестивале финалындагы спектакльләр өчен тавыш бирү мөмкин
Иң яхшы спектакль өчен бер тәүлек эчендә 8(800)350-35-43 түләүсез номер буенча тавыш бирергә мөмкин.
-
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ БҮЛЕГЕ ХӘБӘР ИТӘ
Телевизорга цифрлы приставка өчен кемгә акчалата компенсация бирәләр һәм Питрәчтә транспорт картасын кайда алырга була?
-
Аның көр күңеллелеге һәркемне сокландыра
Надеждино авылында яшәүче Галия Төхбәт кызы Мөхәммәтдиновага ноябрьнең беренче көнендә 90 яшь тулды. Юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Шәйхисламов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рәшидә Сәхәбиева, район ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина килгән иде. Алар аңа район башлыгы Илһам Кашаповтан бүләк тапшырдылар.
-
Югары уку йортында укуны ана капиталы акчалары белән түләп буламы?
Питрәчтә яшәүче бер хатын-кыз редакциягә үз хатында шундый сорау бирде, аңа Россия Пенсия фондының район идарәсе башлыгы Искәндәр Әхмәтҗанов җавап бирде.
-
Питрәчлеләр иң көчлеләр арасында
Питрәч спортчылары төрле масштабтагы ярышларда уңышларга ирешүләрен дәвам итәләр. Күптән түгел алар армспорт буенча Татарстан беренчелегендә чыгыш ясадылар.
-
«Селяне» ансамбле Питрәчне беренче концерты белән сөендерде
«Селяне» вокаль ансамбле моннан дүрт ел элек район мәдәният йорты каршында барлыкка килде. Алар беренче тапкыр безне, тамашачыларны, үз концертлары белән сөендерделәр. Залдагылар аларның чыгышларын көчле алкышларга күмде.
-
Салым кәгазе килмәсә, нишләргә?
Салым хәбәрнамәләре милек хуҗаларына җибәрелә яки салым түләүченең шәхси кабинетында салым түләү вакыты чыкканчы 30 көннән дә соңга калмыйча урнаштырыла. 2019 елда питрәчлеләргә, барлык россиялеләр кебек үк, салымнарны 2 декабрьгә кадәр түләргә кирәк.
-
Язылыгыз һәм смартфон отыгыз!
Кадерле укучыларыбыз! Газета-журналларга язылу чоры кызганнан-кыза бара, һәм «ТАТМЕДИА» АҖ иң актив әбүнәчеләр өчен кабат призлар уйнатуны игълан итә. Соңгы модельдәге биш смартфон һәм башка призлар 2020 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча уйнатылачак.
-
Балалар тату гаиләдә яшәргә тели
Еш кына кечкенә балалар олыларның рәхимсезлеге, гаиләдәге проблемалар, ата-аналарның эчкечелеккә бирелүләре аркасында тормышта авыр хәлдә калалар.
-
Яңа елда да район газетасы белән калыгыз!
Без һәрвакыт питрәчлеләрнең хезмәт уңышларын һәм казанышларын игътибардан читтә калдырмаска тырышабыз.
-
Семен Совин - чемпион
Район башлыгы Илһам Кашапов яшь спортчыны шәхсән үзе котлады, аңа киләчәктә дә уңышлар теләде һәм истәлекле бүләк тапшырды.
-
Питрәч районына яңа судья билгеләнде
Владимир Путин Питрәч районы судының яңа рәисен билгеләде, ул - Менделеевск судының элеккеге судьясы Ирек Нәбиев.
-
“Эш вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарылса, күңел тыныч”
Көзге кыр эшләре сезоны ахырына якынлашты, нәтиҗәләр ясалды, әмма авыл хезмәтчәннәренең эше аңа карат тукталып тормый: техника ремонтлау вакыты килеп җитте. Район буенча барлыгы 105 культиватор, 95 чәчкеч, 1450 тырма һәм башка техниканы ремонтларга кирәк. «Рацин Шәле» ҖЧҖ һәм «Ак барс Питрәч» ҖЧҖ хуҗалыклары беренчеләрдән булып ремонтка кереште.