Сәләмәтлек көнендә питрәчлеләр бик актив иде
18 гыйнвар көнне Питрәч районы үзәк стадионында Сәләмәтлек көне үтте. Кышкы суыкка карамастан, бәйрәмгә халык шактый күп килгән иде. Шулай итеп районда "Кышкы уен-көлке" дип аталган чаралар циклы старт алды. Мондый бәйрәмнәр һәр якшәмбе үтәр дип көтелә.