“Өлкәннәр көненә открытка”
"Шатлык" приютның "Яшь патриот" волонтер отряды волонтерлары өлкәннәр көне уңаеннан открыткалар ясадылар. Аны тыл хезмәтчәне Просковья Яковлевнага тапшырдылар.
Ел дәвамында балалар ветеранга-уңыш җыярга, өй тирәсендәге карлардан чистартырга булышалар.
Балалар бик теләп аның сөйләгәннәрен тыңлыйлар, үзләренә күп яңалык алалар.