21 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Татарстан товарларына “ТАССРга 100 ел” билгесен куячаклар
Татарстан Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгында яңа логотип Татарстан брендын танытуда ярдәм итәчәк дип саныйлар.
-
Ирек Шәрипов: Чуваш, мари, удмурты да Тукай өчен тавыш бирәчәгенә шигем юк
Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры фикеренчә, аэропортның исеме җирле халыкның үзенчәлекләрен күрсәтергә тиеш.
-
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР
Район яңалыклары
-
Хөрмәтле питрәчлеләр!
Әниләр көне алдыннан без сезнең һәрберегезгә дә әниләрегезгә үзенчәлекле бүләк ясарга тәкъдим итәбез.
-
Яшь әниләргә айлык түләүләр каралган
2018 елның 1 гыйнварыннан беренче баласын тапкан яки асрамага алган гаиләләрнең айлык түләүләр алу хокукы бар. Хәбәрчебез Люция Сираҗиеваның яшь әниләргә яңа түләүләргә кагылышлы барлык сорауларына район халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Рәшидә Сәхәбиева җавап бирде.
-
Авыл халкы хезмәтенә дан җырлыйбыз!
Районның үсеше, аның чәчәк атуы күбесенчә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәреннән тора. Алар авылның иминлеген тәэмин итәләр. Традиция буенча, инде берничә ел Питрәчтә “Уңыш көне”н билгеләп үтелә. Бу көнне игенчеләргә һәм терлекчеләргә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәләр. Бу ел да искәрмә булмады. Кыр эшләре тәмамлану уңаеннан район мәдәният йортында сезонга йомгак ясадылар, бәйрәм концерты оештырдылар, сәхнәдә талантлы җырчылар һәм биючеләр чыгыш ясады. Авыл хуҗалыгы алдынгыларына мактау грамоталары, рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар.
-
Күпчелек авылларының киләчәгенә битараф түгел
Узган якшәмбе, бөтен Татарстандагы кебек, безнең районда да үзара салым буенча референдум үтте. Халык анда үз авыллары ихтыяҗына шәхси кесәләреннән акча бирергә әзерме, юкмы икәнен хәл итте.