22 июль 2016 яңалыклары
-
Кечкенә Починкә поселогы янында автомобиль юл кырыена төшеп китә
Казан-Шәмәрдән юлында "ВАЗ-2114" йөртүчесе юл кырыена төшеп китә. 1974 нче елгы машина йөртүче һәм аның 1968 нче елгы пассажиркасы жәрәхәтләр алалар. Барлык зыян күрүчеләр дә Казан травмпунктына озатыла.
-
Дус-туганнарның очрашу вакыты
Узган шимбәдә Пенза өлкәсендә Сабантуй булып узды. Ул иң зур татар авылы - Урта Әләзәндә үткәрелде. Бәйрәмгә Городище районының күрше һәм ерактагы авылларда яшәүчеләре килде. Традиция буенча, Татарстан Республикасыннан Питрәч районы башлыгы Эдуард Дияров җитәкчелегендә район делегациясе барды.
-
Мондый очрашулар питрәчлеләргә борчыган мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирә
Җитәкчеләр һәм "Бердәм Россия" партиясеннән барлык дәрәҗә депутатларның республика халкын традицион шәхси кабул итүләре эчкерсез аралашуга кайтып кала. Бу гражданнарның, шулай ук коллектив мөрәҗәгать итүләрне оператив хәл итү ысулы гына түгел, ә урыннарда хәлне өйрәнү һәм тиешле карарлар кабул итү мөмкинлеге бирә. Питрәч районында да мондый кабул итүләр традицион рәвештә...