23 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
Булат көндәшләрен җиңәргә ярдәм итте
Узган атна спорт ярышларына бай булды, анда безнең командалар җиңү дә яулады, җиңелүгә дә дучар булды. Ә бозда аеруча да кызу уеннар күзәтергә мөмкин иде.
-
Мәңгелеккә китеп барды...
16 гыйнварда 84 нче яшендә татар музыка мәдәниятенең танылган шәхесе, бөтен гомерен татар милли музыкасын үстерүгә багышлаган, аңа бәяләп бетергесез зур өлеш керткән, исеме бөтен дөньяга танылган, җырлары белән берничә буынны тәрбияләгән, халыкның яраткан җырчысы, исән чакта ук легендага әйләнгән кеше Илһам Гыйльметдин улы Шакиров вафат булды.
-
“Безнең мәктәп һәрвакыт яшь булып калачак”
Колай мәктәбе 140 еллык юбилее уңаеннан кунаклар кабул итте. Юбилей – ул узган гомернең бер чорына нәтиҗә ясау. Без бу истәлекле көнгә тырышып әзерләндек, концерт номерлары, котлаулар әзерләдек һәм бәйрәмебез бик күркәм, матур үтте.
-
Безнең ветераннар аеруча кызыксынучан
Шушы көннәрдә район ветераннар советы утырышы үтте. Анда пенсионерлар тормышына кагылышлы иң актуаль мәсьәләләр каралды: медицина хезмәт күрсәтүе, дарулар белән тәэмин итү, торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр, мәдәни ял һәм спорт. Питрәч районы ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина узган елда башкарылган эшләр һәм агымдагы елга планнар турында сөйләде.
-
Республикада бейби-бум көтелә
Татарстанда инде бу ел ахырына ук балалар туу артуы көтелә. Бу уңай фаразлар социаль яклауның яңа чаралары белән бәйле. 2019 елдан республикада беренче бала туу белән бәйле федераль айлык түләүләр артты. Татарстанлылар, шулай ук питрәчлеләр дә, авылда яшәүче ата-аналар яңа түләүләр алачак. Бу турыда хәбәрчебез Елена Зарипова белән район халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Рәшидә Сәхәбиева әңгәмәсендә.
-
Авыл башлыклары хисап тота
Районда традицион авыл җыеннары башланды. Алар һәр авыл җирлегендә дә узачак. Биредә җирлек башлыклары халыкка уртак казанышлар, тормышка ашырылган планнар һәм агымдагы елга билгеләнгән перспективалар турында сөйли.
-
Хөрмәтле питрәчлеләр!
Без үзебезнең һәрбер әбүнәчебезгә, ел саен безнең белән калучыларга бик шатбыз.
-
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР
КОЩАК АВЫЛЫННАН “ЗАГУДНИЦА” ФОЛЬКЛОР АНСАМБЛЕ Ульяновск шәһәрендә үткән “Васильев день” төбәкара фестивале лауреаты булды. Фестивальдә барлыгы Идел буе федераль округының биш төбәгеннән фольклор ансамбльләр катнашты.
-
Өйләргә суны җырлый-җырлый алып кайталар
Керәшен авылларында Качману – иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне һәр елны авыл халкы су алыр өчен матур итеп киенеп, җырлый-җырлый су буена бара. Бу су Качмануда дәвалау үзлеге ала. Яр буена төшә алмаганнарга суны көянтә-чиләкләр белән алып килеп бирәләр. Теләгәннәр дога укып купельгә, бәкегә чумлый, гыйбадәт кылу урынына бара. Алар менә шулай зур православие бәйрәмен билгеләп үтә.