23 апрель 2014 яңалыклары
-
Быел тагын килделәр
Үткән җомга һәм якшәмбе көннәрендә Мишә буе гөҗ килде. Монда су дистанцияләрендә спорт туризмы буенча Татарстан чемпионаты уздырылды. Питрәч район үзәгендә Мишә күпере турысында күпсанлы палаткалар пәйда булды. Биредә Чабаксар, Йошкар-Ола, Самара, Яшел Үзән, Саратов, Тольятти, Түбән Новгород һәм башка төбәкләрдән 100гә якын турист җыелган иде.
-
Питрәчтә сайлау комиссиясе әгъзалары өчен укыту үткәрелде
Бүгенге көндә республикада Татарстан Республикасының Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерлек чаралары бара. Әзерлек кысаларында Питрәчтә дә районның сайлау комиссиясе әгъзалары өчен уктыу үткәрелде.
-
Кырларда эш гөрли башлады
Питрәч районы авыл хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә кереште. Орлыклык материалларны агулау белән бергә дым каплату, күпьеллыкларны һәм уҗым культураларын тырмалау, туфрак эшкәртү, уҗымнарны тукландыру эшләре алып барыла.