23 август 2019 яңалыклары
-
Татарстан игенчеләре ике миллион тоннадан артык ашлык җыеп алды
Август ахырында һава шартларының яхшыруы игенчеләргә урып-җыю темпларын арттырырга мөмкинлек бирде.
-
Мәдәният хезмәткәрләре лаеклы бүләкләрен алды
Безнекеләрне бел!
-
“Спорт мәйданчыгы буш тормаячак”
Татар Тау Иле авылында яңа спорт мәйданчыгын ачу тантанасы булды. Бу объект районда республика программасы буенча төзелгән унөченче мәйданчык. Бу программа 2013 елдан бирле тормышка ашырыла. ТР спорт министры урынбасары Алмаз Минголов сүзләренә караганда, программа эшли башлаганнан бирле 1000 гә якын шундый объект төзелгән.
-
“Чыты авылы яныннан Мишә уратып ага...”
Авыл – ул зур бер гаилә, анда һәркем бер-берсен яхшы белә, аңлый, кирәк чакта ярдәм итә, уртак уңышларга сөенеп, уңышсызлыкларга борчылып яши. Чыты авылында да шундый дус-тату, бердәм халык гомер итә. Быел монда беренче тапкыр Авыл көне үткәрелде. Моңа кадәр авыл халкы һәм кунаклар традицион Сабантуйга гына бергә җыела торган булган. Ә хәзер зур күңел ачу чарасы оештырырга тәвәкәлләгәннәр. Әлеге идеяны һәркем хуплаган: авыл халкы да, әлеге авыл җирлегендә туып-үскән танылган шәхесләр дә.