90 яшендә күзлексез укый һәм хоккей карый
Ленино-Кокушкино авылында яшәүче Анна Михайловна Анисимова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны туган көне белән район җитәкчелеге дә котлады. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Дамир Байгильдин Анна Михайловнага Россия Федерациясе Президенты исеменнән котлау хаты, район башлыгы Илһам Кашаповтан чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Шулай ук аны юбилее белән районның халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рәшидә Сәхәбиева һәм район ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина да котлады.