26 август 2020 яңалыклары
-
Районда күчмә “Мобиль поликлиника” эшләячәк
Питрәч район үзәк хастаханәсе хакимияте хәбәр итә: 31 августтан 11 сентябрьгә кадәр районда күчмә “Мобиль поликлиника” комплексы эшләячәк, аның төп максаты - халыкка консультатив ярдәм күрсәтү.
-
Җир кишәрлегең рәсмиләштерелгәнме?
Питрәчлеләргә үз җир участокларының чикләрен яңадан тикшерергә һәм, кирәк булган очракта, аларга хокукны теркәргә кирәк.
-
Гариза бирергә өлгерегез
Уналты яше тулмаган балалары булган, моңа кадәр коронавируслы хәлгә бәйле рәвештә бирелүче акчалата түләүне алырга мөрәҗәгать итмәгән гаиләләр гаризаны 30 сентябрьгә кадәр яза алалар.
-
Питрәч районына эш визиты белән Марат Әхмәтов килде
ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, 20 елга якын республиканың авыл хуҗалыгы министры булып эшләгән дәүләт хезмәткәре, гадәттәгечә, район игенчеләре белән очрашты.
-
Питрәчтә балалар шәһәрчеген төзекләндерү мәсьәләсе буенча икенче очрашу узды
Фикер алышуда район башлыгы Илһам Кашапов та катнашты.
-
Питрәч районында халыкны гриппка каршы иммунизацияләү башланды
Ике төр вакцина кайтарылган: совигрипп һәм флю-М. Прививканы район үзәк хастаханәсендә, табиб амбулаторияләрендә, яшәү урыны яки эш урыны буенча ФАПларда ясыйлар. Без гриппка каршы вакцинация турында иң еш бирелә торган сорауларга җаваплар белдек.
-
Күн авылында Сабантуй мәйданында танылган спортчы-якташыбыз хөрмәтенә милли көрәш буенча 21 нче турнир узды
Батырлар янә көрәш келәмендә бил алышты
-
Булачак беренче сыйныф укучыларын бүләкләдек
Укучыларга мәктәпкә җыенырга ярдәм итү күркәм традициягә әверелде. Районның күп оешмалары бу акциягә кушылды. Безнең коллектив та искәрмә түгел.