28 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Питрәч районы тыл ветераны Мария Сидорова 90 яшьлеген билгеләп үтте
Район башлыгы Эдуард Дияров Ленино-Кокушкино авылында яшәүче Мария Димитриевна Сидорованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Ветеран үз юбилее турында оныткан да икән, шундый олы кунакларның киләсен белгәч, төне буе йоклый алмый, дулкынланып чыккан.
-
Тагын безнең белән ул
Саярә Зарипова Салкын-Чишмә авылында туып-үскән Казан дәүләт университетын тәмамлаган. 40 елга якын укытучы булып эшләгән. Ул күренекле язучы, журналист, публицист, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Марсель Зариповның тормыш иптәше. Аның "Мамык шәл" дип исемләнгән шигырьләр җыентыгына язган кереш сүзендә танылган шагыйрь Әхмәт Гадел болай ди: Саярә Зарипованың шигырьләре...
-
Питрәчтә монополиягә каршы политика белән бәйле сораулар буенча фикер алыштылар
16 гыйнвар көнне Питрәч районында монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарә җитәкчесе Александр Груничев һәм сәүдә-сәнәгәть палатасының идарә председателе урынбасары Артур Николаев булдылар.