29 март 2019 яңалыклары
-
“Бабай hәрберебезгә үрнәк иде”
Бөек Җиңүнең 74 еллыгы һәм “Аларның исемнәре мәңге күңелләребездә сакланыр” район проекты кысаларында, без “Безнең гаиләдә герой бар” дип исемләнгән хәтер акциясен дәвам итәбез. Бүген сезгә Питрәч Үлемсез полкы солдатларының берсе – Кәвәл авылыннан Иван Петрович Шипшов турында сөйләрбез.
-
Керәшен Сәрдәсендә Франция кунагы кабул иттеләр
Керәшен Сәрдәсе авыл җирлегенә филология фәннәре докторы, Франциядәге Милли фәнни тикшеренүләр үзәге директоры Ален Вио, Россия халыклар дуслыгы университеты филология факультетының гомуми рус теле һәм тел гыйлеме кафедрасы доценты Светлана Москвичева килде. “Чулпы” халык ансамбле аларны җыр белән каршы алды, тәмле коймак белән сыйлады, ә “Моңлы тамчы” мәктәп фольклор коллективы алар өчен мини-концерт оештырды.
-
Керемнәр турында мәгълүматны Президентка тапшырабыз
Коррупциягә каршы көрәштә конкрет чаралар зур роль уйный, алар дәүләттә һәм җәмгыятьтә коррупция чагылышларын киметүдә ярдәм итә.
-
Гадәти булмаган конкурска чакырабыз
Хөрмәтле питрәчлеләр! Район үзәгендә мәчеткә йөрүчеләр – мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар арасында “Намаз уку” мөселман догалары уку конкурсы үтәчәк.
-
Питрәчлеләрне территорияләрен чистартуда катнашырга чакыралар
Бердәм санитар җыештыру көне – ике айлыкның һәр чәршәмбесе.
-
Хөрмәтле питрәчлеләр!
1 апрельдән “Вперед”-“Алга” район газеталарына 2019 елның II яртыеллыгына язылу башланды.
-
Мәктәп укучылары шакылдавыкта да уйный, лезгинка да бии
Һәр халыкның бай үткәне, гореф-гадәт һәм йолалары бар, аны кешеләр буыннан-буынга бөртекләп җыя. Аларны кечкенәдән кадерләп сакларга өйрәтәләр. Яшь шигырь укучылар, биючеләр, музыкантлар, җырчылар үзенчәлекле чыгышлар белән үзләренең әти-әниләре, әби-бабайлары мәдәниятенә карата мәхәббәтләрен белдерде. Алар “Без бергә” республика халык иҗаты конкурсының муниципаль этабында катнаштылар. Ә иртәгә иң яхшылар Балык Бистәсендә безнең районны конкурсның зона этабында тәкъдим итәчәк.