30 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
ТАРИХНЫҢ АЛТЫН БИТЛӘРЕННӘН
Быел Питрәч районы оешуга 90 ел тула.
-
Халык санын исәпкә алуда онлайн рәвештә катнашырга мөмкин булачак
Бөтенроссия халык санын алу 1-31 октябрьдә узачак. Быел анда онлайн режимда катнашу мөмкинлеге каралган.
-
Ату буенча беренчелектә дә катнаштылар, хоккей да уйнадылар
ДОСААФның спорт залында оборона-массакүләм эш айлыгы кысаларында, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов призына пневматик мылтыктан ату буенча район беренчелеге узды. Ә Питрәч бозында бердәм хоккей лигасы беренчелегенең чираттагы турында “1” дивизионында “Пестрецы ХК ирләр командасы “Тимерхан” (Байлар Сабасы) командасын кабул итте.
-
Питрәч укучыларын батарейкалар җыеп тапшырган өчен бүләкләделәр
Республика мәктәп укучылары арасында файдаланылган батарейкаларны җыю буенча гадәти булмаган акция үткәрделәр. Безнең укучылар аларны районның төрле почмакларыннан җыйганнар. Район үзәгенең икенче мәктәбе катнашучыларының күрсәткечләре иң югары булган. Моның өчен аларга ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы вәкиле, өлкән белгеч Һиндия Галиева килеп истәлекле бүләкләр тапшырды.
-
Фронтта да сугышканнар, тылда да тырышып эшләгәннәр
Без укучыларыбызны Питрәчнең озын гомерле кешеләре белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Аларны туган көне белән хакимият, социаль яклау бүлеге һәм ветераннар советы вәкилләре шәхсән котлый һәм район башлыгыннан бүләкләр, Мәскәү Кремленнән исемле хатлар тапшыра. Бүгенге көндә Питрәчтә яшәүче сугыш ветераны Татьяна Дмитриевна Витковская 96 яшьлеген каршы алды. Ә Күн авылында туып-үскән Халидә Әкъмәл кызы Мөхәммәдиевага 90 яшь тулды.
-
Узган елда Питрәч районында 246 гаилә ана капиталы алган
Заманча торак комплекслар төзү нәтиҗәсендә безнең районда халык саны арта.
-
Күп эш башкарылган, алда тагын да зуррак бурычлар тора
Район үзәгендә гражданнар җыены булып узды. Халык 2019 ел нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнар турындагы докладны тыңлады, шулай ук район җитәкчелегенә үзләрен борчыган сораулар бирде.
-
Файдалы да, күңелле дә
Узган якшәмбе көнен питрәчлеләр наратлыкта “Кышкы уеннар” бәйрәмендә үткәрде. Район халкы сәламәтлек көннәрен инде сагынырга өлгергән, чарага барлыгы меңгә якын кеше җыелган иде. Соңгы елларда мондый хәлнең булганы юк иде.
-
Богородск һәм Шәле авылларында быел яңа парклар барлыкка киләчәк
Бу авылларда яшәүчеләр районда иң актив булып чыкты һәм дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирүдә катнашты.
-
Питрәчлеләргә яңа белгеч тәкъдим итәбез
Питрәч районы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының җир контроле инспекторы итеп Сяпкулов Руслан Хазбулат улы билгеләнде.
-
Яңа эш башлаган фермерлар 5 миллион сумга кадәр ярдәм алырга мөмкин
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Питрәч районында булды. Район башлыгы Илһам Кашапов аны районның авыл хуҗалыгы оешмалары белән таныштырды. Министр район аграрийларының сорауларына җавап бирде.
-
Татарстанда ГТО нормаларын тапшыру өчен мөмкинлекләр арта
Теләгән һәр кешегә физкультура белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр тудырылган спорт мәйданчыклары 2023 елга кадәр республиканың барлык районнарда да барлыкка киләчәк.