Керәшен Сәрдәсе яшьләре “Георгий тасмасы” акциясенә кушылды
Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында "СӘЯР" фольклор ансамбле һәм мәктәпнең иң актив укучылары, район "Аграр яшьләр берләшмәсе" региональ иҗтимагый оешмасы тарафыннан бүленеп бирелгән "Георгий тасмасы"н тараттылар.
Шулай ук, әлеге акция кысаларында, яшьләр Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары янында да булдылар, алар белән сугыш чорының авыр еллары турында һәм "Җиңү көнен мин ничек хәтерлим?" дигән темага сөйләштеләр. Аларны якынлашып килүче 9 Май бәйрәме белән котладылар һәм булачак митингка чакырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа