Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ФОТОРЕПОРТАЖ

Питрәч районында балык тоту буенча беренчелек булып узды

Пановка авылы янындагы плотина-буада балык тоту буенча икенче ачык беренчелек булып узды.

Ярышларда 15 балыкчы катнашты. Алар ыргаклы кармак белән балык тоттылар. Өч сәгатьтән соң җиңүчеләр дә билгеләнде. Беренче урынны Алексей Харитонов яулады, ул 2 килограмм 650 грамм карась балыгын тотты, икенче урын - Михаил Афонинда (1 килограмм 920 грамм), ә өченче урынны исә Максим Сютягин яулады (1.675). Дәртләндергеч призны ярышның иң яшь катнашучысына, алты яшьлек Денис Сурчиловка да тапшырдылар, ул бер килограммнан артык балык тоткан булып чыкты. Аларның барысын да балык тоту кирәк-яраклары белән бүләкләделәр.

Кунакларга бу көн табигатьтә ял итү һәм тәмле уха ашы белән истә калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса