Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ФОТОРЕПОРТАЖ

Питрәчнең “Айгөл” балалар бакчасында “Тукай безнең йөрәкләрдә” чарасы үтте

"Айгөл" балалар бакчасында 26 апрельдә Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган "Тукай безнең йөрәкләрдә" әдәби чарасы үтте.

Татар теле тәрбиячесе Галина Малова балаларны Тукайның балачагы, тормышы, аның шигырьләре, әкиятләре белән таныштырды. Балалар шагыйрьнең "Бала белән күбәләк", "Кызыклы шәкерт", "Гали белән кәҗә" һәм башка шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәтте, "Бәйрәм бүген" җырын башкардылар, "Түбәтәй" татар халык уенын да уйнадылар, бергәләп "Эш беткәч уйнарга ярый" мультфильмын карадылар. Бу көнне балалар әкият геройлары Су анасы, Шүрәле белән дә аралашты, бергәләп җырладылар-биеделәр, кети-кети уйнадылар.
Туган телен җырга салган Тукай,
Бар аһәңен, моңын сыйдырган.
Бүген дә бу җырны, гимн кебек,
Аягүрә басып җырлыйлар.
Бәйрәм чарасы халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның "Туган тел" җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, “Айгөл” балалар бакчасы, Әдәби чара