1 апрельгә кадәр Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 400 мең сум түләнәчәк
Моның өчен якындагы хәрби комиссариатка яки авыл җирлеге башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк
Татарстанда Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә бер тапкыр бирелә торган 400 мең сум түләүне 1 апрельгә кадәр озайттылар.
Искәртик, контракт буенча хәрби хезмәткә китү өчен паспорт яки чит ил гражданнары өчен РФ территориясендә законлы рәвештә яшәүне раслаучы документ булу җитә.
Кандидат өйләнгән яисә балалары булган очракта аңа никах һәм бала туу турында таныклык китерергә кирәк булачак.
Документларны рәсмиләштерү һәм медицина комиссиясе бер урында уза. Һәр яңа хезмәткәрне махсус хәрби операциядә хәрби тәҗрибәсе булган солдатлар һәм командирлар өйрәтәчәк һәм ярдәм итәчәк.
Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзү өчен якындагы хәрби комиссариатка яки авыл җирлеге башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа