Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

1 июньнән питрәчлеләрне нинди үзгәрешләр көтә була?

Июньнән илдә мөһим үзгәрешләр һәи яңалыклар үз көченә керә

? әгәр җан башына туры килә торган кереме яисә гаиләсенең кереме регионда яшәү минимумы күләменнән артмаса, йөклелекнең 12 атнасына кадәр исәпкә баскан хатын-кызлар пособие алуга гариза бирә алалар;

? банклар "ипотека каникуллары"ннан баш тарту сәбәпләрен заёмщикка аңлатырга тиеш булачак - бу нигезсез кире кагулар очракларын киметергә ярдәм итәчәк, ә банклар үзләре реструктуризация программаларын азрак тагачаклар;

? сатып алучы сканлаштыра һәм товар турындагы бөтен мәгълүматны, шулай ук яраклык срокларының дөреслеген тикшерә алсын өчен, җитештерүчеләр туңдырма һәм сырны QR-кодлар белән тамгалый башлаячак. 

? шикәргә бәяләр дәүләт тарафыннан "сакланмаячак" - хәзер кибетләр яңадан аның бәясен мөстәкыйль билгеләргә хокуклы;

? "соры" сим-карталар һәм "бер көнлек фирмалар"ны контрольдә тоту кырысланачак - әгәр компания корпоратив сим-карталарны кулланса, эш бирүче аны конкрет хезмәткәргә һәм аның профиленә "Дәүләт хезмәтләре" белән бәйләргә тиеш була;

? мәгърифәтчелек эшчәнлеге турында яңа канун күз көченә керә - моннан соң барлык лекцияләр, мастер-класслар, курслар, онлайн-марафоннар һәм укытуның теләсә нинди башка төрләре дәүләт контролендә булачак.

Шулай ук июнь түбәндәге хезмәтләр өчен соңгы ай булачак:

? яңа төзелештән фатир сатып алу өчен дәүләт программасы буенча ташламалы ипотека рәсмиләштерү;

? "Мир" түләү системасы картасын балалар пособиеләре һәм пенсияләр алу өчен рәсмиләштерү, чөнки июльдән акча Visa һәм MasterCard түләү системалары карталарына күчерелмәячәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса