Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

1 марттан газ җиһазларына карата таләпләр катгыйлана

Бу хакта ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы – баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин хәбәр итте

1 марттан Россиядә торак йортларда газ җиһазларын тикшерү таләпләре катгыйлана.

Төп үзгәреш - мәҗбүри инструменталь контрольгә күчү. Әгәр элек белгечкә вентиляция торышын визуаль бәяләү җитәрлек булса, хәзер һава алмашының төгәл күрсәткечләрен үлчәргә кирәк булачак.

Параметрлар нормага туры килмәгәндә, шулай ук яшәүчеләр контролерларны фатирга кертүдән баш тарткан очракта, газны өзәчәкләр.

«Узелдагы кранны гына ябык куймаячаклар, аны эретеп ябыштырачаклар. Киредәнн газга тоташу кыенга туры киләчәк», – дип басым ясап әйтте Тыгин.

Аның сүзләренчә, газ җиһазы ел саен тикшерелергә һәм кешеләр үзләре үз газчыларның торакны тикшерүләре белән кызыксынырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса