Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

1 сентябрьгә районда урып-җыю 78,75 процентка төгәлләнгән

Уртача уңыш гектарыннан 29,61 центнер тәшкил итә

Уңыш буенча беренче урында «Гаврилов исемендәге агрофирма» ҖЧҖ тора. Алар гектардан 34,2 центнер алалар, икенче урында - «Макс-Ойл» ҖЧҖ (32,94) һәм өченчедә - «Ак барс Питрәч» ҖЧҖ (30,07).


«Макс-Ойл» ҖЧҖдә эшләр 94,44 процентка төгәлләнгән, «Ак барс Питрәч» ҖЧҖдә - 77,56 һәм «Кощак» АХП ҖЧҖдә - 71,33 процентка. Бу - бүгенге көндә алдынгы хуҗалыклар. А. Р. Муллагалиев КФХсына (57,1) һәм «РацинШәле» ҖЧҖнә (66,03) темпны тизләтергә кирәк.

- Безнең хуҗалыкта бөртекле культуралар барлыгы 900 гектар җир били, шуның 350се - көзге культуралар, - ди «Макс-Ойл» ҖЧҖ директоры урынбасары Рафикъ Мөхәммәдиев.

- Басуларда дүрт комбайн эшли - ике «Вектор», бер СК-5 «Нива» һәм «Нова». Дала кораблары штурвалы артында Шамил Гыйләҗев, Фазыл Гыйльфанов, Миңнулла Нәбиуллин һәм Илнур Шаһиҗиһанов. Ашлык ташуга кыр-ындыр табагы маршруты буенча өч КамАЗ автомобиле җәлеп ителгән, монда шоферлар - Рамил һәм Ринат Ибраһимовлар һәм Алексей Богов. Бүгенге көндә бу хуҗалык кырларында игеннәрнең 94,44 проценты җыеп алынган. Уртача уңыш гектарыннан 32,94 центнер чыга, рекордлы 51 центнер алган арпа басулары да булды.

- Мондый яхшы уңышны күптән күргәнем юк иде, - ди районның тәҗрибәле һәм алдынгы комбайнчыларының берсе Илнур Шаһиҗиһанов.

- Уңыш сөендергәндә, техника заманча булганда һәм һава торышы ирек биргәндә, эшләве дә күңелле. Районның иң яхшы игенчеләре рәтендә булырга телибез, шуңа күрә вакытында сыйфатлы мул уңыш җыеп алырга тырышабыз, - ди Илнур.

Аның хезмәттәше Рамил Ибраһимов күптән машина йөртүче булып эшли, әмма урып-җыю кампаниясендә беренче тапкыр катнаша.

- Без 600 гектарда көзге культуралар чәчүне төгәлләдек, шуның 550се – уҗым бодае һәм 50се - уҗым арышы. Туфракны эшкәртүдә механизаторлар Фәнис Сабиров, культивациядә Салават Дунаев һәм чәчү агрегаты артыннан Сәет Хәбибуллин эшләделәр. Киләсе елда да яхшы уңыш булыр дип өметләнәбез, моның өчен яхшы белгечләр – комбайнчыларыбыз, игенчеләребез, заманча техника бар, - дип билгеләп үтә Рафикъ Мөхәммәдиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса