Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

10 егет һәм 10 кызны фестивальдә катнашырга чакыралар

Тиздән, 18-20 июнь көннәрендә «Әлбәден» хәрби уеннары» дигән зур фестиваль узачак.

Анда Россия һәм Беларусь Республикасыннан 250дән артык реконструктор катнашыр дип көтелә. 30 берәмлек хәрби техника һәм авиация тәкъдим ителәчәк.
Кунакларны бик күп кызыклы чаралар көтә. Сугыш еллары техникасы күргәзмәсе, 40 нчы еллар биюләренә, штык сугышына һәм пычаклар ыргытуга өйрәтү, уникаль музей экспозициясе булган кыр госпитале, Винтаж фотосалоны һәм башка бик күп нәрсәләр оештырылачак. Кунаклар өчен Бөек Ватан сугышы чорындагы корал макетларыннан атарга мөмкин булган тир җиһазландырылачак. Балалар өчен мастер-класслар һәм тематик уеннар белән махсус мәйданчык булачак. Солдат боткасы, фудкорт, сувенир лавкалары, яшәү өчен глэмпинг әзерләнәчәк.

Питрәчлеләрнең 2021 елгы иң вакыйгалы чараның тамашачысы гына түгел, ә аның турыдан-туры катнашучысы булу мөмкинлеге бар.
Гариза 8(987)4123957 телефон номеры буенча кабул ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса