Питрәч районында тотрыксыз һава торышы көтелә
ТР Гидрометүзәге мәгълүматларына караганда
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
15 майда Питрәч районында һава торышы тотрыксыз булыр дип көтелә. Тәүлек дәвамында болытлы, көндез аязучан булачак. Төнлә урыны белән көчле яңгыр явачак. Көндез кыска вакытлы явым-төшем көтелә.
Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатышка күчеп, секундына 8-13 метрга җитә. Урыны белән җилнең тизлеге секнудына 15-20 метр, кайвакыт 24 метр булачак.
Төнлә температура +6...+9, көндез +14...+17 градуска кадәр күтәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа