Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

16 майда Милли музей һәм аның филиалларына түләүсез кереп булачак

Бу хакта Татарстан Милли музей матбугат хезмәте хәбәр итә

16 майда Казан халкы һәм кунаклары Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керә алачак.

Кунакларны Габдулла Тукай әдәби музеенда, Алексей Горький һәм Фёдор Шаляпин музеенда, Владимир Ленинның йорт-музеенда, Муса Җәлилнең музей-фатирында, Евгений Боратынский музеенда, Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында, Шәриф Камалның мемориаль фатиры белән татар әдәбияты тарихы музеенда, Каюм Насыйри музеенда һ.б. кабул итәчәкләр.

«Экскурсияләр, мастер-класслар, музей программалары прейскурант буенча түләнә», - дип хәбәр итә Татарстан Милли музей матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса