17 февральдә Питрәч районында ике яңа балалар бакчасы ачылачак
Ике мәктәпкәчә учреждение дә «Демография» илкүләм проекты буенча төзелгән.
Питрәч районында ике яңа балалар бакчасы ачылачак. Богородск авылында «Алтын ачкыч» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 120 баланы кабул итәчәк, Көектәге «Әкият»кә 220 бала йөри алачак.
17 февральдә балалар бакчалары балаларны кабул итәргә әзер булачак», — дип хәбәр итте район хакимияте матбугат секретаре Ләйсән Мифтахова.
Богородсе авыл җирлегендә балалар бакчаларында, бигрәк тә Көектә урыннар чиратлылыгы проблемасы кала. Шуңа күрә узган ел берьюлы ике яңа балалар бакчасы төзү турында карар кабул итегән.
Богородск авылында балалар әлегә иске агач бинада урнашкан мәктәпкәчә учреждениегә йөри. Көек авылында урыннар санын 110га арттыру өчен финанс мөмкинлекләрен эзләячәкбез", - дип билгеләп үтте Мифтахова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа