Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

1930-1940 елларда Питрәч районы ничек яшәгән

Архивтан кызыклы фактлар

Питрәч районы архив бүлеге аеруча кыйммәтле документлар исемлеген тагын биш уникаль материал белән тулыландырган. Бу карар ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты утырышында кабул ителгән.

Иң беренче документлар 1937-1938 елларга карый. Алардан да борынгыраклары, исемлекләрдән күренгәнчә, дәүләт архивына саклауга тапшырылган. Иң кызыклы документларның берсе – 1936 елның 1 июленә авыл җирлекләренең статистик хисабы, ул сан һәм милли состав буенча исемлекләрне үз эченә алган.

Аннан без ул вакытта Питрәч районында 37210 кеше яшәгәнлеген беләбез. Иң күп халык түбәндәге җирлекләрдә теркәлгән: Питрәч – 3232 кеше, Шәле – 2936, Екатериновка – 2003.

1937 елдагы авыл советлары исемлегеннән күренгәнчә, районның күпчелек авыллары ул чорда рус авыллары булган. Шул ук документта авыл советларының исемнәре дә сакланган, алар хәзерге вакытта юкка чыккан торак пунктлар турында белергә мөмкинлек бирә. Алар арасында, мәсәлән, Ивановка, Апакай, Скородумовка телгә алына.

Авыл советы рәисләренең шәхси эшләре дә шушы чорның иң кыйммәтле дәлилләре булып тора. Архивта 1901 елда туган Сергей Иларионов турында язма саклана, анда “социаль хәле” графасында “колхозчы” дип язылган. Шулай ук кадрларны исәпкә алу буенча 1895 елда туган Федор Иванович Ипполитовның шәхси кәгазе белән танышырга мөмкин. Аның кулъязма (күчереп язылган) автобиографиясендә РАНО (район халык мәгарифе бүлеге) мөдире вазифасына дәгъва кылуы күрсәтелә.

Кызыклы деталь – хәзерге вакытта “с уважением, Ипполитов” дип язасы урынга ул шул заманга хас булган форманы кулланган: “К сему, Ипполитов”.

Архивта сугыш алдыннан районның көндәлек тормышын тасвирлаучы кызыклы документлар бар. Мәсәлән, Скородумовка авыл советы карарының бишенче пунктында: “укый-яза белмәгәннәр һәм начар укучы-язучылар белән ликбезда укуны оештырырга”, – дип язылган.

Шул ук документның дүртенче пункты да кызыклы: “Авыл советы пленумында иптәш Шебаловның үз-үзен тотышын тикшерергә, ул бюджетны раслау мәсьәләсе буенча президиумга киләсе урынына – эчеп исергән”. Ә 1939 елның 19 декабрендәге документта район башкарма комитеты секретаре Васин имзалаган үзешчән сәнгать буенча республика олимпиадасына әзерлек һәм аны үткәрү буенча комиссия төзү турында әйтелә.

Сугыш чоры документлары аеруча кыйммәтле. 14 нче беркетмәдә башка мәсьәләләр арасында Черемышта 100 кешегә исәпләнгән балалар йортын оештыру каралган. Архивта элек “поп йорты” (кулак йорты) булган бу балалар йорты турында мәгълүматлар бар. 1944 елда Халык депутатлары советы утырышында аны балалар йорты итеп үзгәртеп кору турында карар кабул ителгән. Авыл җирлеге башлыгы аңа утын хәзерләү турында боерык биргән, чөнки ягу сезоны барган. Балалар йорты 1945 елга кадәр булган, ә соңыннан бина картлар йорты итеп үзгәртелгән.

1944 елның 8 июлендәге күп балалы аналарга дәүләт пособиесе билгеләү турындагы документ авыр сугыш елларында халык турында дәүләт кайгыртуының мөһим дәлиле булып тора.

Анда Надеждинодан Настасья Баранованы җиденче баласына – улы Михаилга – берьюлы 2500 сум билгеләгәннәр дип күрсәтелгән. Урывкинодан Гроша Кузьминага дүртенче баласы, улы Григорий өчен 1300 сум түләнгән.

Район сәүдә бүлегенең 1945 елның апрелендә халыкка икмәк сату нормалары турындагы проекты да сакланып калган: эшчеләр өчен – 500 грамм, хезмәткәрләр өчен – 300 грамм, тәрбияләнүчеләр һәм балалар өчен – 200 грамм.

12 нче беркетмәдә районда атларның баш санын арттыру мәсьәләсе каралган.

– Фронт өчен атлар кирәк була. Фронтка җибәрү өчен аларны башка терлекләргә караганда яхшырак ашатканнар, тәрбияләгәннәр. Һәр районга шундый йөкләмә бирелгән, шул исәптән безнең районга да, – дип аңлата архив бүлеге башшлыгы Таисия Матюничева.

Бу документлар – кәгазьләр генә түгел, ә борынгы бабаларыбызның тавышларын ишетергә, аларның ничек яшәгәннәрен, нәрсә турында уйлаганнарын, нинди кыенлыклар белән очрашканнарын аңларга мөмкинлек бирә торган чорның тере шаһитлары. Питрәч районы архивы бу истәлекләрне, киләчәк буыннар өчен тарихи мирасны кадерләп саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса