Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

2018 ел өчен салым түләү квитанцияләре булмаячак

Салым органнары салым турында хәбәрнамәләрне түләү срогы чыкканчы 30 көннән дә соңга калмыйча җибәрә. 2018 ел өчен салым хәбәрнамәләре 2019 елда җибәрелә һәм 2019 елның 2 декабреннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. 2019 елның 1 июненнән салым хәбәрнамәсе рәвешендә салымнарны бюджет системасына күчерү өчен реквизитлар күрсәтелә. Шул ук вакытта аерым түләү документы, квитанция, җибәрелми. Барлык мәгълүмат штрих-кодларда архивланган.

Салым хәбәрнамәләре белән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Салым инспекциясендә түләү өчен квитанцияләр бирә алмыйлар, алар 2 декабрьдә түләп бетергәннән соң гына формалашачак, тик пеня белән. Физик затлар тарафыннан күчемсез милек объектларына яки транспорт чараларына карата түләнергә тиешле салым  салым органнары тарафыннан календарь елына кадәрге өч салым чоры эчендә исәпләнә. Исәпләп чыгарылган салымнарның гомуми суммасы 100 сумнан ким булса, салым хәбәрнамәсе җибәрелми.

2019 елның 1 гыйнварыннан элек исәпләнгән җир салымы һәм физик затлар мөлкәтенә салым суммаларын яңадан исәпләү, элек түләнгән салым суммасын арттырса, гамәлгә ашырылмый.

Салым хәбәрнамәсе расписка астында тапшырылырга, почта аша заказлы хат белән җибәрелергә яки электрон формада «салым түләүченең шәхси кабинеты» аша тапшырылырга мөмкин. Почта аша салым хәбәрен заказлы хат итеп җибәргән очракта, ул заказлы хат җибәргәннән соң алты көн узгач алынган дип санала.

«Салым түләүченең шәхси кабинеты»ннан файдаланучылар өчен салым хәбәрнамәсе шәхси кабинетта урнаштырыла һәм почта хәбәре кабатланмый. Салым түләүчеләрнең шәхси кабинетларына хәбәрнамәләр җибәрелде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: салым