2020 елда Татарстан табиблары грант программасы буенча 84 фатир алды
Бу йортлар «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелгән.
Узган елда Татарстанның Дәүләт торак фонды грант программасы нигезендә табибларга 84 фатир тапшырды. Казан, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә яшәүче медицина хезмәткәрләре торак шартларын яхшыртты.
Программа гамәлгә ашырылган алты елда 732 табиб дәүләттән грантлар алды. 2020 елның июлендә грант күләме 500 мең сумнан 800 мең сумга кадәр күтәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа