Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

2021 елда Питрәч районында булган топ-вакыйгалар

Редакция узып баручы ел нәтиҗәләре буенча иң мөһим 10 яңалыкны җыйды.

Наратлыкта чаңгы базасы ачылу

Питрәчлеләр чаңгы базасы ачылуын күптән көтте. Ике трасса төзекләндерелде - 1,5 км арада яктыртылган трасса һәм 3 км арада гади трасса. Чаңгы һәм тимераяклар бар. Районда яшәүчеләр гаиләсе, дуслары белән бирегә шуарга килә. Стадионда ярышлар үткәрелә.


"Үсенте" балалар бакчасы үз ишекләрен ачты

3000 квадрат метр мәйданлы балалар бакчасы «Демография» илкүләм проекты буенча «Царево» торак комплексында төзелде. Яшь буенча 12 төркем формалаштырылды. Мәктәпкәчә учреждениегә 330 бала йөри.


«Элбэдэн» хәрби уеннары» фестивале

Узган җәйнең иң масштаблы вакыйгасына бөтен Россиядән 14 меңнән артык кунак җыелды. Тамашачылар Брест крепостеның Көнчыгыш фортында өч сугыш демонстрациясенең шаһиты булдылар. 30 берәмлек хәрби техника җәлеп ителде.
Тәнәфесләр арасында кунаклар интерактив мәйданчыкларда: чакыру пунктында, кыр госпиталендә һәм башкаларда булды.


Яңартылган балалар иҗат йорты һәм сәнгать мәктәбе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Алар бер бинада урнашкан. Биналар ныклап төзекләндерелде. Төзүчеләр эчке якта да, тыштан да зур эшләр башкардылар. Сентябрьдән башлап 700дән артык бала уңайлы залларда һәм бүлмәләрдә шөгыльләнә.


Көек авылында мәктәп

«Алгоритм» технологик лицее ярты ел эчендә, төгәлрәге 176 көн эчендә төзелде. Яңа Салмачыдан, «Яшьлек», «Светлый» торак комплексларыннан 1375 бала уку йортына кабул ителде.


"Скорлупино" юбилей фестивале

"Скорлупино" Бөтенроссия фестивале - күп кенә Халыкара конкурслар призеры. Ул Россия төбәкләре арасында вакыйгалар туризмы өлкәсендә безнең республика рейтингына зур өлеш кертте. Быел йомырка бәйрәме бишенче тапкыр узды.


Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы

Безнең районда татарлар, руслар, керәшеннәр, әзербайҗаннар, үзбәкләр, украиннар, әрмәннәр, таҗиклар һәм тагын 30лап башка төр халык яши. Бездә кешеләрне үз һәм чит милләтләргә бүлү кабул ителми. Киресенчә, питрәчлеләр бер-берсенә карата толерант мөнәсәбәттә.
Быел төрле халыкларның телләрен саклауга һәм берләштерүгә юнәлтелгән күп кенә халык күңел ачулары, эшлекле очрашулар һәм танып-белү чаралары үткәрелде.


Балалар үзәк китапханәсенең 70 еллыгы

Безнең балалар китапханәсенә узган гасырның илленче елларында нигез салына. Ул район китапханәсендә оешкан була. Хәзер анда 2750 кеше йөри, бу - 14 яшькә кадәрге балалар. Ә китапханә фондында 20 мең китап исәпләнә.


Балалар шәһәрчеген реконструкцияләү

Быелга планлаштырылган эшләр инде тәмамланды. Төрле зоналардагы территорияләргә газон, ком һәм брусчатка җәелде. Уен һәм спорт җиһазлары урнаштырылды, сәхнә, амфитеатр төзелде. Киләсе елда киләсе участокка күчәчәкләр – спорт мәйданчыгын якынрак урынга күчерәчәкләр.


Гаиләләргә биш яңа йорттан ачкычлар тапшырылды

Аларга Колай авылындагы «Агролак-К» хуҗалыгы хезмәткәрләре ия булды. Торак «Территорияләрне комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча төзелгән. Яшәүчеләр йортларны инде 5 елдан соң түбән бәядән сатып ала алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса