Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

2021 елда Россиядә коронавирусның «язмышы» нинди булачак?

Сәнәгать медицинасы милли оешмасы рәисе, табиб Алексей Яковлев 2021 Россиядә коронавирус пандемиясенең үсеш перспективаларын атады.

«Россиядә дә дөньядагы хәлләр майтарылачак, чөнки вирусның гражданлыгы юк. Барлык ОРВИ авырулары да һәм шуларга караган коронавирус та бер төрле, акрын яки тиз үсә: аларның куркынычы кими, әмма тиз тарала торганга әйләнә. Гади генә әйткәндә, ковид гадәти салкын тию кебек булачак», — диде Яковлев.

Табиб әйтүенчә, язын Россиядә ковид белән авыручылар саны аз булачак, инде хәзердән үк илнең кайбер өлкәләре платога чыкты яки авыру очраклары кимүгә таба бара.  

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса