2022 елда балалар бакчасы өчен түләүнең күпме булачагы билгеле
Әлеге карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
Айлык түләүгә мәктәпкәчә оешманың көненә ничә сәгать эшләве, баланың яше һәм төркемдәге балалар санына бәйле. Мәсәлән, өч яшькә кадәрге сабый өч һәм аннан күбрәк бала булган төркемдә алты сәгатькә калса, әти-әниләр айга уртача 588 сум түләячәк, өч яшьтән өлкәнрәк бала өчен түләү 544 сум булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа