2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде
Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр итте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2023 елны Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан итте.
Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, милли традицияләрне торгызу мөһимлеген игътибарга алып, Россия халыкларының мәдәни мирасы елын дәвам итеп, 2023 елны Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан итәм», - дип мөрәҗәгать итте ул Дәүләт Советына еллык Юлламасында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа