2024 елда Казан парковкалары бушлай эш графигын билгеле булды
Мәгълүмат башкарма комитетның документлар һәм хокукый актлар җыентыгында урнаштырылган.
Казанда муниципаль парковкалар түләүсез эшләячәк көннәр расланды. Бу — бәйрәмнәр яки аларны күчерү белән бәйле ял көннәре.
Шулай итеп, парковкалар түбәндәге график нигезендә бушлай эшләячәк:
— 1-5, 8 гыйнвар;
— 23 февраль;
— 8 март;
— 29, 30 апрель;
— 1, 9, 10 май;
— 12 июнь;
— 30 август;
— 4, 6 ноябрь;
— 30, 31 декабрь;
— Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәмендә, аларның башлану даталары Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы белән билгеләнәчәк.
27 апрель, 2 ноябрь һәм 28 декабрьдә — бәйрәмнәрне күчерү белән бәйле шимбә көннәрендә парковкалар түләүле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа