2024 елда Питрәч район халкы аферистларга 15 миллион сумнан артык акча күчергән
Теләсә кем мошенниклар корбаны була ала
Телефон мошенникларының төп хәйләләре һәм алардан саклану ысуллары турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча тикшерү бүлеге башлыгы, юстиция майоры Радик Шәрипов сөйли.
Сүзне иң мөһименнән башлыйк. Дистанцион мошенникларның корбаннары надан кешеләр түгел, ә башкалар йогынтысына дучар булган кешеләр. Без барыбыз да теге яки бу дәрәҗәдә башкалар фикеренә колак салабыз. Шуңа күрә аферистларның хәйләләренә пенсионерлар гына түгел, ә мәгълүмати технологияләргә ия булган заманча белемле яшь кешеләр дә эләгә. Һәркемнең йомшак ягы бар, җинаятьчеләр аны таба һәм куллана белә.
– Әле 20 ел элек кенә мондый җинаятьләр юк иде. Алар мобиль элемтә, интернет челтәре һәм акча күчерү юлы белән генә башкарыла торган операцияләр саны арту белән барлыкка килде, – дип билгеләп үтә Радик Шәрипов. – Хәзерге вакытта Питрәч районы буенча “ВК” социаль челтәрендәге, “Ватсап” һәм “Телеграм” мессенджерларындагы битләрне, “РФ Дәүләт хезмәтләре” порталындагы аккаунтларны “вату” белән бәйле 35 җинаять эше алып барыла.
Кагыйдә буларак, “Ватсап” һәм “Телеграм” мессенджерларын “ватканда” аккаунты “ватылган” кеше исеменнән барлык сакланган элемтәләргә акча күчерү яки биреп тору үтенече белән хәбәр таратыла. Хәбәрнең тексты шаблон характерда, ә акчаларны җинаятьчеләр башка затларның банк счетларына күчерүне сорыйлар, моны алар язышуны алып барган затның счеты блокировать ителгән дип аңлаталар.
– Мондый шикле хәбәрләр, үтенечләр буенча акча күчерергә ярамый, алар чынлыкта танышлардан, туганнардан, хезмәттәшләрдән түгел, ә мошенниклардан килә, – дип кисәтә Радик Шәрипов. – Теләсә нинди ысуллар белән акча сорап язган танышыгыз, дустыгыз, туганыгыз белән хәбәргә чыгарга, алар чыннан да бу хәбәрләрне язганнармы икәнен ачыклагыз.
Конкрет бер очрак. Зыян күрүчегә янәсе хокук саклау органнары, РФ үзәк банкы хезмәткәрләреннән шалтыратулар килгән, алар хатын-кызга сезнең счеттан дошман дәүләтләрнең махсус хезмәтләре финанслана һәм моның өчен сезгә җинаять җаваплылыгы яный, дип хәбәр иткәннәр. Җәзадан качу һәм “дошман дәүләтләрне финанслауны туктату” өчен җинаятьчеләр хатын-кыздан аның барлык булган акчаларын ниндидер “дәүләт счетына” күчерүне таләп иткәннәр. Һәм шуннан соң да туктап калмаганнар, корбанны лар рәсмиләштерергә һәм аларны шулай ук “якланган счетка” күчерергә күндергәннәр, зыян 1700000 сумга кадәр җиткән.
– Алдау ысуллары күп, ләкин еш кына алар алдан түләү алу яки интернет челтәрендә товарлар һәм хезмәтләр сатып алу-сату вакытында кешенең счетына үтеп керү белән бәйле, – дип дәвам итте майор Шәрипов. – Бу янәсе банкның куркынычсызлык хезмәтеннән СМС-хәбәрләр яки шалтыратулар. Туганнары белән күңелсез хәл булган, медицина анализларыгыз начар, төрле сатып алулар яки хезмәтләр өчен компенсацияләр каралган, пенсияләрне арттыруда, өстәмә түләүләрдә, лотереядә отуларда һәм башка очраклар турында ялган хәбәрләр яки шалтыратулар. Теләсә кайсы мошенникның ике генә максаты бар: алдау юлы белән корбанын акча күчерергә мәҗбүр итү яки гражданинның банк счеты белән идарә итү мөмкинлеге алып, акчаны дистанцион рәвештә урларга мөмкин булган шартлар тудыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia