2025 елда Татарстанда «больничный»ның максималь күләме билгеле булды
Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.
Вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиенең максималь күләме ел саен индексацияләнә, 2025 елда ул көненә 5673 сум 97 тиен тәшкил итә.
«Түләү күләме хезмәт стажына һәм хезмәткәрнең уртача хезмәт хакына бәйле. 8 һәм аннан да күбрәк ел иминият стажы булганда вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие хезмәткәрнең уртача хезмәт хакының 100 процентын, 5 елдан 8 елга кадәр стаж булганда 80 процентын, 5 елга кадәр стаж булганда 60 процентын тәшкил итә. Вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиенең гомуми күләменә хезмәткәргә алдагы ике ел өчен җибәрелгән түләүләр йогынты ясый, аларга иминият кертемнәре исәпләнгән», - дип аңлатты Вафин.
Пособие эшкә яраксыз булган вакытта түләнә – мондый очрак килеп чыккан көннән алып эшкә сәләтлелекне торгызган көнгә кадәр яки инвалидлык билгеләгәнгә кадәр. Мондый хәл авыр җәрәхәтләр алган очракта була.
Вакытлыча эшкә яраксызлыкның беренче өч көнендә эш бирүче үз акчасын, ә аннан соңгы көннәрдә Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге түли. Авыру гаилә әгъзасын караган очракта, карантин вакытында пособие беренче көннән үк Россия Социаль фонды хисабыннан түләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа