Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

2026 елда кемнәрнең социаль пенсиясе артачагы билгеле

Индексацияләү 1 апрельдән планлаштырыла

Киләсе елда татарстанлыларның пенсияләре индексацияләнәчәк.

1 апрельдән социаль пенсияләрне 6,8%ка индексацияләү планлаштырыла. Бу күрсәткеч фаразлана торган инфляция дәрәҗәсенә туры килә.

Исегезгә төшерәбез, социаль пенсия берничә төрле була: картлык, инвалидлык, туендыручыны югалту буенча һәм ятим балалар өчен. Картлык буенча социаль пенсия иминият пенсиясе түләнмәгән пенсионерларга блигеләнә. Аны алу өчен кимендә 15 ел рәсми хезмәт стажы һәм ким дигәндә 30 пенсия баллы булырга тиеш.

Социаль пенсияләр автомат рәвештә индексацияләнәчәк, моның өчен бернинди документлар да бирергә кирәкми. 2026 елда социаль пенсиянең минималь күләме 9424,1 сум тәшкил итәчәк. Әмма пенсионер ала торган бердәнбер түләү булган очракта, аның керемен яшәү минимумына кадәр арттыру өчен өстәмә социаль түләү бирелә. Яшәү минимумы Татарстанда киләсе елда 16 098 сум тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса