2027 елга татарстанлылар үз шәҗәрәләрен Госуслуги порталында күрә алачак
Бу хакта Татарстан Республикасының архив эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте
Шәҗәрәгә кызыксыну арта һәм 2027 елга кешеләр дәүләт хезмәтләре порталында ясалма фәһем ярдәмендә үзләренең шәҗәрәсен таба алачак.
Инде берничә ел Татарстанның Архив комитеты «Ядкәр» проектын алып бара, ясалма фәһем ярдәмендә шәҗәрә төзелә. Хәзер әлеге проект «аерым авыллар өчен сайланма рәвештә» тормышка ашырыла.
«Безнең «Мәңгелек хәтер» («Вечная память») дигән платформа бар. безгә ясалма фәһем ярдәм итә – гарәп графикасыннан барлык метрика китапларын тәрҗемә итә. Беләсезме, алар иске татар телендә язылган һәм ясалма фәһем шәҗәрәне тизрәк төзергә булыша. Хәзер бу зур платформаны модернизацияләү эшләре бара. Без бик күп авыллар җыйдык, күләм бик зур», – диде Габдрахманова.
Аның фаразлары буенча, 2027 елга республика халкы үз шәҗәрәләрен дәүләт хезмәтләре порталында күрә алачак.
«52-53 процентын эшләргә өлгерербез дип планлаштырыла. Миңа калса, Гаилә елына менә дигән бүләк», – дип өстәде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia