25 апрельдән 15 майга кадәр районда янгынга каршы махсус режим кертелде
Бу чорда нинди чикләүләр гамәлдә булачак? Бу турыда безнең материалдан укыгыз.
Апрель аенда районда коры үлән януның 4 очрагы ачыкланды.
Яз килде һәм кар көртләре ботаклар һәм коелган яфраклар белән алмашынды. Урамнарны тәртипкә китерү өчен, халык гаиләләре белән үз ишегалларын, бакчаларын җыештыра. Ә җыелган чүп-чарны кайберәүләр яндыра (ә бит аның өчен штраф яный) һәм янгын чыгу куркынычы тудыра. Күптән түгел Иске Шигали, Татар Тау Иле авылларында һәм Колай авыл җирлегендәге бакчачылык ширкәтендә коры үлән яну очраклары булды. Ә гыйнвардан апрель аена кадәр районда барлыгы 17 янгын очрагы теркәлгән.
Янгынга каршы режим вакытында учаклар ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чар ягу тыела. Җәмәгать туклануы объектлары искәрмә булып тора. Шулай ук урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләре, балалар лагерьлары территорияләрендә аеруча сак булырга кирәк.
Җыелган чүп-чарны кая куярга соң? Аларны пакетларга салырга һәм контейнерлы мәйданчыкка илтеп ташларга кирәк. Әгәр чүп-чарны капчыкларга җыю оештырылган икән, аны гадәти калдыклар кебек чыгарырга кирәк. Икеайлык кысаларында 31 майга кадәр каты көнкүреш калдыклары полигонында (Питрәч) авыл җирлекләреннән бишенче класслы куркыныч калдыкларны капчыкта кабул итәләр. Әгәр сездә зур габаритлы чүп-чар яки төзелеш калдыклары бар икән, сезгә аны чыгарырга ярдәм итәчәкләр, тулырак 8(843)250-31-31 телефоны буенча.
Мангалда учак ягуга килгәндә, бу да рөхсәт ителми. Әмма ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында май бәйрәмнәрендә шашлык кыздырырга мөмкин, әмма урман янгыннары килеп чыгу куркынычы янамаган урыннарда гына, дип билгеләп үттеләр. Мангалны теләсә нинди корылмалардан һәм агачлардан биш метр ераклыкта урнаштырырга, ике метр радиуста урынны коры үләннән һәм чүп-чардан чистартырга кирәк. Шашлык кыздырганнан соң, учактагы күмергә су сибегез һәм ком белән күмегез.
гражданнар өчен - 2 меңнән 4 мең сумга кадәр;
вазыйфаи затлар өчен - 15 меңнән 30 мең сумга кадәр;
юридик затлар өчен - 200 меңнән 400 мең сумга кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia