29 гыйнвардан Питрәч районында автобуслар расписаниесе үзгәрәчәк
Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә
29 гыйнвардан Питрәч районында автобуслар хәрәкәтенең яңартылган схемасы эшли башлый. Хәзер алар җирле халык соравы буенча өстәмә торак пунктларга да керәчәкләр.
Пассажирларга үзгәрешләр турында игътибар белән танышырга киңәш ителә. Расписаниедә якынча вакыт күрсәтелгән, чөнки автобуслар хәрәкәтенә һава торышы һәм юл шартлары йогынты ясарга мөмкин. Соңга калмас өчен пассажирларның тукталышларга алдан килеп торуларын сорыйлар.
Шулай ук 1 февральдә юл йөрү бәяләре дә үзгәрәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia