29 майда Питрәч районында +31 градуска кадәр эсселек көтә
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча
Питрәч районында 29 майда җылы һәм кояшлы һава торышы фаразлана.
Явым-төшем көтелми. Җил көньяк һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлек белән исәчәк.
Термометр баганалары +26..+ 31 градуска кадәр күтәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа