Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

6 меңгә якын питрәчле паркларны, скверларны һәм ишегалларын төзекләндерү өчен тавыш бирде

Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталының социаль челтәрләрендә хәбәр ителә.

"Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" җәмәгать киңлекләрен һәм ишегалдын төзекләндерү буенча онлайн-сораштыру тәмамланды. Тавыш бирүдә Питрәч районының 5 444 кешесе катнашты.

Объектларны сайлау 15 апрельдән 30 майга кадәр дәвам итте, тавыш бирү ТР Дәүләт хезмәтләре порталының "Татарстан Республикасында яшәүчеләрне сораштыру" сервисында һәм "ТР Хезмәтләре" мобиль кушымтасында үткәрелде.

Сораштыру нәтиҗәләре киләсе елда төзекләндерү өчен өстенлекле объектлар исемлеген төзегәндә исәпкә алыначак. Өстенлекле тәртиптә төзекләндереләчәк территорияләрнең йомгаклау исемлеге park.tatar һәм dvor.tatar сайтларында бастырылачак.

Искәртеп узабыз, төзекләндерү объектлары "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проектының "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру"программасы буенча тәртипкә китереләчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса