Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

60 ел бергә яшәү – үзе зур бәхет

Питрәчнең өлкән буын гаиләләре арасында ярты гасыр кулга-кул тотынып, авырлыкларны җиңеп, балалар тәрбияләп, оныкларына сөенеп яшәүчеләр күп. Күн авылыннан Насыйбуллиннар гаиләсе - Мәгъсүм Солтан улы һәм Шәмсинур Зиннәт кызы 60 ел бергә гомер кичерәләр. Бу юбилейлы гаилә датасы дөньядагы иң матур таш исемен йөртә, ул гаиләнең аерылгысызлыгын, аның мәңгелеклеген һәм матурлыгын символлаштыра. Район башлыгы Илһам Кашапов юбилярларны бриллиант туйлары белән шәхсән үзе котлады, аларга нык сәламәтлек теләде, чәчәк бәйләмнәре, грамота, шулай ук "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшырды.

Мәгъсүм Солтан улы һәм Шәмсинур Зиннәт кызы балачактан таныш – алар күрше булып яшиләр, бер мәктәптә укыйлар. Шуңа күрә алар һәрвакыт бергә булганнар, бер-берсеннән башка тормыш белмиләр, дип әйтергә була.
Без, сугыш чоры балаларының, уеннарга вакыт калмый иде, - дип искә ала Мәгъсүм Солтанович. - Ачлыкны бераз булса да басар өчен җәен урманда җиләк эзли идек. Барлык авырлыклар безне һәм безнең яшьтәшләрне бер-береңне кадерләргә өйрәтте. Минем 20гә якын дустым бар иде, аларның барысы да гаилә корды, һәм берәү дә аерылышмады. Ә хәзер һәркайда аерылышулар һәм хыянәтләр. Шулай да, без бөтенләй башка чор кешеләре. Без зур һәм әкияти мәхәббәт эзләмәдек, тормышны ничек оештырырга дип уйладык. Ир-атлар "агач утырту, ул табу, йорт салу" кагыйдәсен үтәргә тырыштылар. Шәмсинур минем өчен һәрчак гадәти булмаган кеше иде, мин аның әле кыз чагында ук хезмәт сөючәнлеге, игелеклелеге, ярдәмчеллеге белән аерылып торганын күрдем. Шуңа күрә язмышымны нәкъ менә аның белән бәйләргә дигән карар кабул иттем. Сайлавыма бер тапкыр да үкенмәдем, менә дигән хатыным бар, - ди тормыш иптәше турында Мәгъсүм Солтанович.
- Әлбәттә, гаилә тормышында төрле хәлләр була, - дип билгеләп үтә Шәмсинур Зиннәтовна. – Без үзара аңлашу, тугрылык, бер-беребезгә карата хөрмәт һәм ихтирам, шулай ук кичерә белү, вак үпкәләргә бирешмәү нәтиҗәсендә шул кадәр еллар бергә яши алдык.
- Әти белән әни бүген иртән дә әрләшеп алдылар, - ди олы уллары Рәис Насыйбуллин. – Мондый дәрәҗәле кунаклар килер алдыннан бераз дулкынлану сизелде. Тик бу һәрвакыт кызык күренә. Биш минуттан соң инде алар татулаштылар.
Яшьлек елларында ирле-хатынлы колхозда эшләгән. Мәгъсүм Солтан улы 18 яшендә авыл советы депутаты, озак еллар авыл советы рәисе булып хезмәт куйган. Шәмсинур Зиннәт кызы лаеклы пенсиягә чыкканчы иминият компаниясе агенты булып эшләгән. Алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер сигез оныклары бар, ун оныкчыклары да үсеп килә, иң кечкенәсенә күптән түгел  бер яшь тулган, ә иң олысына - егерме.
Илһам Кашаповның юбилярларга карата яңгыраган җылы сүзләренә Күн авыл җирлеге башлыгы Рифгать Баһауов, район ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина да кушылды.
- "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале белән лаеклы балалар тәрбияләгән, районыбыз хакына хезмәт куйган хөрмәтле гаиләләр билгеләп үтелә. Мәгъсүм Солтан улы һәм Шәмсинур Зиннәт кызы бу бүләккә лаек булдылар. Аларның ныклы гаилә берлеге - яшь буынга үрнәк, - ди Эльгиза Магомедовна.
Бүгенге көндә районыбызда барлыгы 70ләп пар бриллиант туйларын билгеләп үтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса