9 ай эчендә Питрәч районында алкоголь белән агулануның 5 очрагы теркәлгән
Алар барысы да үлемгә китергән
Районда 46 юридик зат 119 сәүдә объектында алкоголь продукциясе сата. Быелның тугыз аенда 64800 декалитр алкоголь сатылган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11 процентка күбрәк. 29700 декалитр аракы, 30100 декалитр башка алкоголь продукциясе сатылган. Сыра һәм сыра эчемлекләре сату арткан – 296900 декалитр. Алкоголь продукциясе белән агулануның биш очрагы ачыкланган.
Редакция искәрмәсе: бер декалитрда – 10 литр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа