Абыйсы һәлак булганнан соң, кыз хәрби операциягә барырга карар кылган
Контракт төзү өчен Татьяна безнең районга башка төбәктән килгән
Фото: © Ольга Шәмсетдинова / «Питрәч-информ»
Үз теләге белән махсус хәрби операциягә китүчеләрнең һәрберсенең үзенең җитди сәбәбе бар, уртак тарихлар юк. Ләкин бер генә хатын-кыз да тик торганнан кулына корал алырга карар кылмый. Татьяна үзен бу мөһим адымга этәргән сәбәпләр турында сөйләде.
Элек ир-атларныкы гына дип саналган һөнәрләрдә бүген хатын-кызларны күрергә без инде ияләндек. Гүзәл затлар полиция сафларында тәртип саклый, фуралар йөртә, авыл хуҗалыгы техникасында эшли, кешеләрне коткара, зур компанияләр белән җитәкчелек итә. Армия хезмәтендә дә хатын-кызларны очратырга була, шулай да аларның фронт линиясендә булуы, хәрби хәрәкәтләрдә катнашуы сирәк күренеш. Контракт төзеп махсус хәрби операциягә китәргә карар кылган Татьяна белән кыска гына аралашудан соң, батырлык һәм кыюлык төшенчәләренең ир яки хатынкыз булуга бернинди катнашы юк икәнен аңлыйсың.
– Кайсы вакытта дөньяга туарга икәнен без үзебез сайламыйбыз, вакыт безне сайлый. Хәзер көчле кешеләр һәм Ватанны саклаучылар вакыты, – ди Татьяна.
Ул безнең илнең башка төбәгендә яши. Анда инде бездәге кебек тыныч түгел. Еш кына шартлау һәм атыш тавышлары ишетелә. Кешеләр бу тавышларга колак салырга мәҗбүр һәм йолдызлы якты күк йөзенә безнең шикелле сокланып кына карамыйлар, көн дә аны сагаеп күзәтәләр. Монда еш кына, ракета куркынычы яный, дип игълан итәләр, һава тревогасы сиреналары яңгырый.
– Чыннан да, бу хәлләрнең инде синең җиреңдә булуы бик куркыныч. Син инде башкача моннан читтә кала алмыйсың, бүтәнчә бу миңа кагылмый дигән кыяфәт белән йөреп булмый. Контрактка кул куяр алдыннан озак уйладым. Минем карарым турында ишеткәч, дусларым һәм танышларым: “Син нәрсәгә барасың анда? Син кая барганыңны аңлыйсыңмы?” дип әйтә башладылар. Бу сүзләр минем хаклы булуыма ышандырды гына, хәзер һәркем “Безгә бу нәрсәгә кирәк?” – дисә, нәрсә булачак соң? – дип уйлана кыз.
Фото: © Ольга Шәмсетдинова / «Питрәч-информ»
Татьянаның абыйсы махсус хәрби операцияда һәлак булган, аны бу елның май аенда гына җирләгәннәр. Нәкъ шушы вакыйга аны хәлиткеч карар кабул итәргә этәрә.
– Мин абыемның кайбер хезмәттәшләре белән аралашып торам, анда авыр булачагын аңлыйм. Ләкин, мондагыга караганда, анда мин кирәклерәк дип уйлыйм, – ди Татьяна. Соңгы вакытта ул мобист булып эшләгән. Иң якын кешеләре – ата-аналары кызларын хуплаган. – Әти үзе дә хәрби кеше иде, срочный хезмәттән соң армиядә калган, Германиядә хезмәт иткән, Әфганстанга эләккән, десантчы. Ул хәзерге вакыйгаларны аеруча дулкынланып күзәтә, мине хуплады. Әгәр ул ничек, ни өчен, дигән сораулар бирә башласа, минем өчен бу бик сәер булыр иде. Ватан, туган җир, Ватанны саклау төшенчәләре безнең гаиләдә беркайчан да буш сүзләр булмады. Ә әни һәрвакыт безнең фикер белән килешергә күнеккән инде, әгәр без карар кылганбыз икән, кире уйламаячагыбызны белә, – дип сөйли Таня.
Аларның гаиләсе гуманитар эш белән дә актив шөгыльләнгән, хәрбиләргә дә, тыныч тормыштагы халыкка да ярдәм итеп торган.
– Мин сәяхәт итәргә, төрле шәһәрләрдә булырга яратам. Казан минем өчен хәзер илебездә тагын бер матур урын. Питрәч – авыл, дигәч, мин бик гаҗәпләндем. Кинотеатры, боз сарае, бассейны, мондый юллары булган авыл – бу искиткеч бит, – дип билгеләп үтте Татьяна. Бик тиздән Таня махсус хәрби операция зонасында булачак. – Әлбәттә, куркыныч. Әгәр кемдер анда китәр алдыннан сезгә, юк, миңа бер дә куркыныч түгел, дип әйтә икән, ул йә ялганлый, йә кая барганын аңламый, – диде батыр кыз.
Ләкин начар уйларга бирелмәс һәм тирә-юньдәгеләрнең кәефен бозмас өчен, ул үзенә матур бер сылтау уйлап тапкан. Әгәр хәзер кем дә булса аннан нәрсәгә анда барасың дип сораса: “Хәрби форма минем күзләремнең төсенә туры килә", – дип кенә җавап бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа