Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ачык люкка юлыкканда питрәчлеләргә нәрсә эшләргә

Өсте ачык яки җимерек җир асты коммуникацияләре люклары кеше тормышы өчен зур куркыныч тудыралар

Илдә мондый бәхетсезлек очраклары турында рәсми статистика булмаса да, белгечләр, елына аларның саны берничә дистәгә җитә, дип раслый. Бөтен кеше дә юлга карап йөрми. Телефон аеруча да игътибарны читкә юнәлтә, күпләрнең игътибары аяк астына түгел, ә экранга юнәлтелгән. Юл да яктыртылмаган булырга мөмкин. Шуңа күрә дә шундый бәхетсезлек очраклары килеп чыга. Иң куркынычы – люкка балаларның төшүе.

Күптән түгел безнең редакциягә күптән түгел генә район үзәгендәге яңа өйләнешүчеләр паркындагы фонтан янында люкның өсте ачык булуы турында хәбәр килде, дәлил итеп фотофакт җибәрделәр.

Бәхеткә, бу җитешсезлекне тиз арада төзәттеләр, беркем дә зыян күрмәде.
 

Ачык люкка юлыкканда, нәрсә эшләргә? 

Башта үтеп баручылар ачык коега төшмәсен өчен кул астындагы чаралар белән бу урынны куркынычсыз итәргә тырышыгыз. Мәсәлән, почмакка озын ботак куярга, люкка такта яки иске тәгәрмәч куярга мөмкин. Шуннан соң шунда ук «үлем тозагын» бетерү өчен авыл советына шалтыратырга кирәк. Аларның телефон номерларын интернетта яки районның белешмә китабында табып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса