Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Административ-техник инспекция Питрәч районы авыллары буйлап рейд үткәрә

Тикшерү барышында 60 хокук бозу ачыкланган.

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Административ-техник инспекция Питрәч районы авыллары буйлап рейд үткәрә һәм чабылмаган үлән, территориядәге тәртипсезлек өчен штраф сала.

Район газетасы хәбәрчесе районның административтехник инспекциясе башлыгы Нияз Шиһапов белән бергә Кощак авыл җирлегенә барды. Званка һәм Иске Кощак урамнарын йөреп чыктылар. Бер рейд вакытында җитәкче якынча 60 фото төшергән – тикшерү барышында нәкъ менә шул кадәр хокук бозулар ачыкланган.

Нияз Шиһапов административтехник инспекцияне җитәкли, аның Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясенең төрле бүлекчәләрендә 14 ел эш стажы бар.

Административ-техник инспекция халыкның Питрәч районы территориясендә төзекләндерү кагыйдәләрен үтәвен күзәтә. Бүгенге көндә беренче игътибар бирелә торган әйбер – чабылмаган үлән. Август җитеп килә, әлегә ул яшел, тиздән ул саргаеп кибәчәк, һәм берәрсе тәмәке төпчеге ыргытса, янгын чыгарга мөмкин. Иң мөһиме – нәкъ менә янгын куркынычы, моны булдырмый калырга кирәк. Икенчедән, әлбәттә, чабылган территория матурлык булып тора.

Званканың беренче урамына кердек – безнең алда зур заманча йортлар, әмма аларның әйләнә-тирәсен кеше биеклегендәге үлән баскан. Нияз Шиһапов шунда ук телефон аша кадастр картасы буенча аның нинди участок икәнлеген тикшерде, тикшерү акты төзеде, мәгълүматларны язды һәм хокук бозуны фотога төшерде. Соңрак ул кабинетка кайтып, бу адресларга хокук бозуны ачыклау турында белдерү кәгазе яза. Документта: “Эшне карау өчен сезгә безгә килергә кирәк”, – дип әйтәчәк. Анда тикшерүнең төгәл урыны һәм вакыты күрсәтелә. Белдерү почта аша җибәрелә. Әгәр милекче килмәсә, эш барыбер карала. Ягъни, аның килүкилмәвенә карамастан, карар кабул ителәчәк, штрафтан качып булмый. Әгәр хуҗа килсә, хәлне аңлатыр, ә бәлки ул вакытка инде хокук бозуны бетерер, территорияне тәртипкә китерер иде, ул вакытта, акчалата түләтүдән котылып булыр әле.

– Хуҗа үз җиреннән 15 метр радиуста үләнне чабырга тиеш, бу Питрәч районының авыл җирлекләрен төзекләндерү кагыйдәләрендә язылган, – дип аңлата административтехник инспекция башлыгы. – Бу кагыйдәне үтәмәгән өчен кисәтү яисә штраф каралган. Әгәр, мәсәлән, участок өлкән яшьтәге ялгыз хатын-кызныкы икән, эш беренче тапкыр кисәтү белән генә чикләнергә мөмкин. Ләкин игътибар итәргә кирәк, җир сатып алган һәм анда бернәрсә дә эшләмәгән милекчеләр бар. Мондый гражданнар уңаеннан штраф рәвешендә җаваплылыкка тарту мәсьәләсе каралырга мөмкин. Хәтта участок сатуга куелган булса да – син аны сатканчы карап тотарга тиеш. Бу җаваплылык беркая да китми, – дип билгеләп үтә Нияз Исламетдин улы.

Рейд вакытында нәкъ менә шундый очраклар теркәлгән, күп урыннарда төзелеш инде тәмамланган булса да, территорияләрдә төзелеш материаллары – кирпеч, ком ята.

Рейдлар дәвам итәчәк. Мондый тикшерүләр авыл җирлекләрендә алга таба да үткәреләчәк, шуңа күрә инспекция халыкны әйләнәтирәдәге территорияләрне тәртипкә китерергә чакыра. Моннан тыш, административ-техник инспекция кешеләрнең күршеләренә карата шикаятьләрен реакциясез калдырмый.

Административ-техник инспекция шулай ук түбәндәге хокук бозуларны терки:

  • Шлагбаумнар яки реклама баннерларын законсыз урнаштыру;
  • Агачларны санитар кисү кирәклеген. Әгәр агачлар чыбыкларга тиеп торса, чит участокка керсә, юлда комачауласа яки һава торышы начар булу сәбәпле, өйгә яки юлга аварга мөмкин икән – мондый очракларда агачны кисәргә кирәк;
  • Муниципаль кишәрлектә бүрәнәләр, ташлар, ком, чүпчар, калдыклар яисә автомобиль шиннары булса. Әгәр территориядә төзелеш алып барыла икән, искәрмә ясалырга мөмкин;
  • Кишәрлеккә якын җирдә үз белдеге белән төзелгән, законсыз корылмалар;
  • Җимерелгән яки каралмаган коймалар.

Штрафлар күләме

  • Йорт яны территориясендәге чабылмаган үлән өчен –  2000 сум яисә кисәтү;
  • Кабат бозган өчен – 3500 сумнан 5000 сумга кадәр (ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе);
  • Штрафны түләү вакыты – 60 көн.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса