Җәен яшүсмер питрәчлеләргә ничек эшкә урнашырга
Безгә язылучыларның берсе, 15 яшьлек яшүсмернең әнисе, редакция хәбәрчеләреннән улына җәйге каникулларга акча эшләп алу өчен кайда мөрәҗәгать итеп булуы турында сорады. Шулай итеп ул үзенең беренче тәҗрибәсен алачак.
Сорауга районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Регина Габитова тулы җавап бирде.
Эшкә урнашу өчен яшүсмергә “Работа России” бердәм цифрлы платформасы ярдәмендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә гариза бирергә кирәк. Моның өчен «РФ Дәүләт хезмәтләре» сервисында расланган хисап язмасы булырга тиеш. Әгәр дә ул моны төрле сәбәпләр аркасында эшли алмаса, безгә консультация сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Быел мәшгульлек үзәге аша 32 яшүсмер эш тапкан. Алар, нигездә, җәен шундый теләк белдерәләр. Эшкә урнашу мәгариф бүлеге аша бара. Мәктәп укучыларына җаваплы педагог беркетелгән. Мәктәп укучылары спорт мәйданчыкларында беркетелгән җаваплы затлар сыйфатында эшлиләр, кайберләре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә төрле эшчеләр булып урнашалар.
Яшүсмерне эшкә урнаштырганда эш бирүчегә таләпләр бар. 16 яшькә кадәрге хезмәткәр закон буенча атнага 24 сәгатьтән артык, 16 яшьтән 18 яшькә кадәрге хезмәткәр атнага 35 сәгатьтән артык эшли алмый.
Аларның вакытлыча эшләрдә катнашу чорындагы хезмәт хакы эш бирүче тәкъдим иткән хезмәт хакы дәрәҗәсеннән (минималь хезмәт хакы күләменнән түбән түгел) һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге түләгән матди ярдәмнән тора. 2023 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы территориясендә минималь хезмәт хакы күләме бюджет секторы өчен 16242 сум, икътисадның бюджеттан тыш секторы өчен 19565 сум күләмендә билгеләнгән. Әгәр яшүсмер беренче тапкыр эшкә алынса, хезмәт кенәгәсен эш бирүче рәсмиләштерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа