Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Җәен шиплы шиналар кулланган өчен штраф салалар

Бу хакта Россия Министрлар Кабинеты карарында язылган.

Россия Хөкүмәте җәй көне автомобиль тәгәрмәчләрендә шиплы резина куллануны тыйды. Кышкы чорда кышкы шиналар булмаган өчен дә штраф каралган.

Шиналарны сезонга ярашлы итеп кулланмау транспорт чараларын эксплуатацияләү тыела торган төзексезлекләр һәм шартлар исемлегенә кертелде. Шулай итеп, хәзер исемлеккә «шууга каршы шиплы шиналарны җәйге чорда (июнь, июль, август) куллану», шулай ук «кышкы чорда (декабрь, гыйнвар, февраль) кышкы шиналар куймау» керә.

Моннан тыш, әгәр кышкы һәм шиплы шиналар автомобильнең барлык тәгәрмәчләренә дә куелмаган булса, машинаны куллану тыела. Төзексезлекләр исемлегенә җитештерүче тарафыннан каралмаган үлчәмдәге, тизлек категориясендәге шиналарны куллану да кертелгән. Шулай ук төзек булмаган шина куллану, дисклар белән тәгәрмәчнең бер генә болты яки гайкасы булмаган очракта транспорт белән идарә итү тыела.

Билгеләп үтик, гамәлдәге закон буенча төзек булмаган транспорт чарасы белән идарә иткән өчен штраф 500 сумнан башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД