Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Агымдагы елның ике аенда питрәчлеләр 133 мең литр алкоголь продукциясе сатып алган

– Һәр кибеттә диярлек спиртлы эчемлекләр сатыла! Эчми торган кеше буларак, бу мине бик нык борчый. Ә сәламәт яшәү рәвеше? – диде борчылып Питрәч авылында яшәүче бер кеше.

Бу сорауны редакция ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егоровага юллады.

Ул алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә райнда законсыз әйләнешне ачыклау һәм туктату буенча комиссия оештырылуын билгеләп үтте. Эшмәкәрләрнең эшчәнлеген игътибар белән күзәтәләр.

– 2023 елның 2 аенда районда өч профилактик визит үткәрелде, уннан артык кисәтү игълан ителде, – диде Марина Ивановна.

Район территориясендә алкоголь продукциясен 128 сәүдә объекты сата. Агымдагы елның беренче ике аенда алар 133 мең литр алкоголь продукциясе саткан, шуларның 59 мең литры аракы. Кеше башына куллану күләме 2,5 литр тәшкил итә.

– Алкоголь темасына барысы да төрлечә җавап бирә: берсендә ул билгеле бер кызыксыну уята, икенчеләре алкомаркетлар артуга борчыла. Ләкин шуны аңларга кирәк: алкоголь законлы рәвештә сатылмый торган урыннарда суррогат сату ихтималы бар, – дип аңлатты Марина Ивановна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса