Җәйгә кадәр питрәчлеләр су белән тәэмин итүгә килешүләрне яңадан төзергә тиеш
1 июньнән районда исәпкә алынмаган абонентларны ачыклау буенча контроль тикшерүләр уздырылачак.
2 апрельдән “Питрәч коммуналь челтәрләре” үз функцияләрен “Электр челтәрләре” ТР Дәүләт унитар предприятиесенә тапшыра. Шуңа күрә районда яшәүчеләргә 1 июньгә кадәр җылылык, су белән тәэмин итү һәм канализация буенча килешүләрне яңадан төзергә кирәк. Җаваплар Питрәч энергорайоны башлыгы Андрей Щербаков аңлатмаларына нигезләнеп әзерләнде.
Бу нәрсә өчен кирәк?
Мондый карар коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын һәм тотрыклылыгын күтәрү өчен кабул ителде. Предприятие республика предприятиесе, ул су агызу һәм су белән тәэмин итү системаларын ремонтлау һәм яңарту буенча бишьеллык программадан файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.
Халыктан нәрсә таләп ителә?
Күп фатирлы йортларда, шәхси секторда яшәүчеләрдән 2025 елның 1 июненә кадәр килешүләрне яңадан төзүләрен сорыйлар. Моны эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр (төшке ял – 12.00-13.00) абонент бүлегендә эшләргә була, адрес: Питрәч авылы, Мелиораторов урамы, 17 нче йорт. Үзең белән паспорт, ИНН, СНИЛС, милек хокукын раслаучы документлар алып килергә кирәк.
Нинди документлар кирәк?
Салкын су белән тәэмин итү һәм канализация буенча килешү төзү өчен түбәндәге документларның күчермәләре һәм төп нөсхәләре кирәк: паспорт (1 бит + прописка), йортка милек хокукы турында таныклык, җир кишәрлегенә милек хокукы турында таныклык, техник паспорт.
Счетчикларны алыштырырга кирәкме?
Юк. Счетчикларны тикшерү вакыты беткән очракта гына алыштырырга кирәк.
Бу коммуналь хезмәтләргә тарифлар үзгәрүгә китермиме?
Тарифлар 2025 елның 1 июленнән үзгәрәчәк. Бу планлы индексация.
Аварияләр яки өзеклекләр булганда хәзер кемгә мөрәҗәгать итәргә?
Барлык хәбәр итү номерлары шул ук кала. Водоканалның диспетчерлык хезмәте телефоны 8843673-07-88, 8987221- 09-37.
Тагын да тулырак мәгълүматны ничек белергә мөмкин?
Белешмәләр өчен телефон: 88436730028 (абонентлар бүлеге).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа